Россия Президенты Владимир Путин белән видеоконференция башында АКШ президенты Джозеф Байден тиз арада шәхси контактка өмет белдерде.
Исегезгә төшерәбез, бүген кич Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Джозеф Байден очрашуы булды. Видеоэлемтә режимында дәүләт башлыклары берничә мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштыралар.
Алдагы очрашу июнь аенда Женевада узды, төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләрне торгызу процессын башлап җибәрде.