Татарстанда товарларның бәяләрен тикшереп тору комиссиясе булдырылды.
Республиканы җитәрлек күләмдә шикәр һәм он белән тәэмин итәргә. Татарстан Президенты шундый бурыч куйды. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республикада ике комиссия төзелде. Аның берсе — азык-төлекне, икенчесе-азык-төлек булмаган товарларның булуын контрольдә тота. Комиссияләр зур сәүдә челтәрләрендә, Татарстан шәһәрләренең кечкенә кибетләрендә дә атна саен бәяләрне күзәтеп тора. Республика үзен кирәкле төп ашамлыклар белән тулысынча тәэмин итә.