23 нче августта Болгарда 16 нчы Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы тәмамланды. Бер атна дәвамында, әлеге чарада катнашучылар дини һәим тарихи юнәлештә белемнәрен арттырырга өйрәнделәр. Форум кысаларында яшьләрнең иң яхшы проектлары тәдим ителеп, грантлар тапшырылды.
Башта 100 проекттан 52-се сайлап алынган. Алар арасында IT, кино, ислам мәгарифе, мөселман инфраструктурасы, экология, спорт, хәйрия, шулай ук хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр, шәхси үсеш белән бәйле проектлар тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, финалга 17 проект узды. Яшьләр 4-5 минут эчендә проектның бурычын, максатын, тормышка ашыру өчен күпме вакыт кирәклеген, уйланылган урыны белән таныштырды. Аннары алар комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.
Финалга чыккан проектлар актуаль һәм заманча булулары белән аерылып торды. Шулай итеп, хәләл туристик маршрутлар, хәләл һәм тыелган продуктлар телеграм-ботлары, балалар өчен палаткалы лагерьлар, иске татар язуы буенча онлайн-дәресләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары аша яшьләргә җенси тәрбия бирү, мәгърифәт һәм «яңа кешеләргә» ярдәм күрсәтү өлкәсендәге проектлар аеруча мөһим булып чыкты.
Проектларны сайлауга экспертлар — социаль эшмәкәрлек, заманча технологияләр, социаль хезмәт, ислам икътисады өлкәсендә танылган белгечләр җәлеп ителгән иде.