Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары ачыкланды. Татарстан командасы беренче урынны алды. Республика Үзәк сайлау комиссиясендә команданы җиңү белән Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев котлады.
Түбән Камадан 10 сыйныф укучысы Анастасия Тузеева, Чаллыдан 11 сыйныф укучысы Рәисә Шәкүрова Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Интеллектуаль турнирның йомгаклау этабы ике көн дәвам итте. Тест форматындагы беренче турда сайлау хокукы һәм сайлау процессының барлык өлкәләренә кагылган 30 сорау куелды. Икенче турда уен кырында белемнәрен күрсәттеләр. Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, бу Җиңү республика өчен мәктәп укучылары һәм яшьләрдә сайлау хокукын үстерү өчен зур адым булды.