Бөтенроссия халык санын алуны уздыру вакыты 2021 елның апреленә күчерелде. Тиешле карар Россия федерациясе Хөкүмәте тарафыннан имзаланды.
Документ нигезендә халык санын алу киләсе елның 1 нче апреленнән-30нчы апрелгә кадәр узачак.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның 1-нче октябреннән 31-нче октябренә кадәр узар, дип планлаштырылган иде. Илдә катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Росстат аны 2021 елга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Алдагы халык санын исәпкә алу ил тарихында уникенче булачак һәм яңа –цифрлы форматта узачак.