Бөтенроссия халык санын алу вакытында Казандагы исәп участокларында 2 мең 300дән артык кеше эшләячәк.
Төп игътибар онлайн-форматка бирелә. 386 кеше контролер, исәп участокларында 2310 исәп алучы, күпфункцияле үзәкләрдә 12 инструктор була. Җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бара.
Мәгълүмат берничә төрле ысул белән җыела. Интернеттан электрон форматтагы сорауларга җаваплар алына. Аны кәрәзле телефоннардагы кушымта аша, интернетка тоташтырылган компьютерлары булган «Мои документы» күпфункцияле үзәкләрдә эшләп була. Электрон форматтан кала, җанисәп гадәти офлайн рәвештә дә уза.