2-3 июль көннәрендә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе була. Бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы ярдәме белән оештырыла.
Шул уңайдан Мөслим районында Сабантуй мәйданына сөлге, башка бүләкләр җыюны оештырдылар. Ата-бабаларыбыздан калган изге йоланы электән килгән традицияләрне исәпкә алып үткәрделәр. Федераль авыл сабантуеннан безнең иҗат төркеме махсус репортаж әзерли, аны игътибарыгызга 5 июльдә яңалыклар чыгарылышында тәкъдим итәрбез.