2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узачак. Аның эшендә Россия Федерациясенең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашыр дип көтелә.
Йөздән артык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле съезд чараларын яктыртачак. Съездда, гадәттәгечә, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалары, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, зур предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар катнашачак.