Бөтендөнья татар конгрессы 30 еллыгын билгеләп үтте, конгресс съездында киләчәккә бурычлар билгеләнде.
Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфирында конгресс уздыра торган чараларга, дөньяның төрле төбәкләрендә милли бәйрәмнәр, конгрессның күчмә утырышларын үткәрү, туган телдә укыту, милли матбугат проблемаларына тукталды, тыңлаучыларның милли темаларга карата сорауларына җаваплар бирде. Студия кунагы безнең дә кайбер сорауларга ачыклык кертте.