Республика журналистларының традицион “Бәллүр каләм” конкурсында безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе берничә бүләккә лаек булды. Бүләкләү тантанасы ел саен май аенда була иде, быел пандемия сәбәпле, ул көзгә күчерелде.
Илшат Әминов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР журналистлар берлеге рәисе
“Ел журналисты” номинациясендә хезмәттәшебез, “Вести” тапшыруларының баш мөхәррире Диана Василова җиңеп чыкты. Татарстан радиосы милли проектларны яктыртуда иң яхшы редакция дип табылды.
Тәүфыйк Сәгыйтов Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио хезмәте җитәкчесе
Радионың шеф редакторы Нәсим Акмал фидакярь хезмәт өчен медале белән бүләкләнде. Буа районының өч телдә нәшер ителүче газетасы иң яхшы район газетасы буларак билгеләп үтелде. Оештыручылар «Байрак» газетасын милләтара дуслыкны ныгытучы үрнәк басма дип исткәртте. Бүләкне мөхәррир Гакил Камалетдинов кабул итеп алды.
Республикабызда журналистлар гаиләләре дә бар. Шулар арасында Кыямовлар гаиләсе быел тантаналы рәвештә Татарстан журналистлар берлегенә кабул ителде.
Иң төп приз – автомобиль “Казан” журналының баш редакторы Юрий Балашовка тапшырылды. Ул чарада дистанцион режимда катнашты. Залда утыручылар аны аягүрә басып котлады.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.