Башкаланың “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән 25нче “Бәллүр каләм” конкурсы нәтиҗәләре турында тәфсилләп сөйләгән идек инде.
Ә бүген исә без студиягә шушы конкурсның гран при иясен-Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр hәм массакүләм коммуникацияләр институты профессоры, милли hәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Заhит улы Гарифуллинны чакырдык. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.