Ел саен журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә «Бәллүр каләм» республика бәйгесе уза. Быел ул 26 нчы тапкыр үткәрелә.
Төрле милләт вәкилләренең мәгърифәтчеләре, күренекле шәхесләренә багышланган фильмнар тезмәсе белән «Россия халыкларының мәдәни мирас елын иң яхшы яктырту» номинациясенә безнең иҗат коллективы да гариза биргән иде. Шушы көннәрдә бәйгенең икенче турына узуыбыз билгеле булды. Ә Җиңүчеләр «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 30 майда бүләкләнә.