Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган атнада республикада биш кеше суга батып үлгән. Су коену сезоны ачылды гына әле. Ял итүчеләр арасында профилактик чараларны үткәрү максаты белән, коткаручылар башкала пляжларына рейдка чыкты.
Водолазлар күл төбеннән 28 яшьлек ирнең гәүдәсен табып, ярга чыгарган.
Фаҗиганең сәбәпләрен эчке эшләр министрлыгында ачыклыйлар. Җирле халыкның үз фикерләре.
Ел башыннан бирле суда ун кеше батып үлгән. Шуларның бишесе июньнең беренче көннәрендә баткан. Фаҗигаләрне булдырмас өчен, билгеләнгән урыннарда гына су коенырга, суга аек килеш керергә кирәк.
Бу урыннарда тынычлап су коенырга була. Коткаручылар гади кагыйдәләр — суга аек керергә, балаларны күзәтеп торырга, тыелган урыннарда коенмаска кирәклеген искә төшерәләр.
Булат Шакиев Александр Решеткин, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.