Салмачы бистәсендә транспорт бөкеләре проблемасын хәл итәләр. Үзәк урамда юлны яңабаштан капиталь ремонтлыйлар. Яңа трасса берничә полосалы, иркен була. Юл салуның барышын хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Бистәдә яшәүчеләр юлсызлыктан күптән интегә. Ниһаять, үзәк урамда иркен яңа юл салына. Эш тәүлек буена туктап тормый.
Бистәнең төп транспорт артериясендәге проблемалардан озак интектеләр. Елның теләсә кайсы фасылына карамастан, тәүлек буена юлның кие хәрәкәт полосасында да транспорт бөкеләре иде.
Юл салу тәүлек буена бара. Асфальт-бетон катламын яңабаштан ясыйлар. Учостокның озынлыгы өч чакрым ярым. Юлны киңәйтеп салалар, ул нормага туры килә – сигез метр.
Бер үк вакытта тротуар да яңартыла. Тукталыш павильоннары корыла, яшел зона булдырыла.
Бистә халкы яңа юлны түземсезләнеп көтә.
Капиталь ремонтның бу этабын октябрь аенда тәмамлау күздә тотыла.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.