Күңелле яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Тик шугалакларда, паркларда балаларның саксыз уйнап, имгәнү очраклары теркәлгән. Әле кыш озын, шуңа күрә балаларны игътибардан читтә калдырмаска, уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәү зарур.
Аккош күлендәге тау шугалагы. Эш көне булса да, таудан шуучы балалар байтак. Кайсы чанада, кайсы тюбинг, ягъни эченә һава тутырылган махсус шарларга утырып шуа. Бер яктан кызык та, шул ук вакытта куркыныч та. Хәтта аларга утырып шуучы өлкәннәр дә очрый. Кызу тизлектә таудан шуганда берәү дә егылып, имгәнермен дип уйламый.
Тюбингларга утырып шуганда, тизлекне, траекторияне контрольдә тотуы кыен. Бигрәк тә балаларга. Шуңа күрә ел саен егылып, тән җәрәхәтләре белән яки аяк-кулларын сындырып, хастаханәгә эләгәләр. Быел 35 бала имгәнгән.
Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Ә спорт базаларында, шугалакларда балалар тавышы тынып тормый. Ял көннәрендә аларда кешеләр аеруча күп була. Табиблар таудан шуганда кагыйдәләрне истә тотарга, тизлекне сакларга, сәламәтлеккә куркынычсыз чаналарны сайларга киңәш итә.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.