Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында яңа ел каникулларындагы аянычлы хәлләргә йомгак ясадылар. Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 111 янгын чыккан. 14 кеше янып үлгән. Күңелсез статистика турында киләсе язмада.
Яңа елның беренче көненнән башлап янгыннар нәтиҗәләре турында министрлыкка аянычлы хәбәрләр килә башлаган. 10 гыйнварга янып үлүчеләрнең саны ундүрт кешегә җиткән. Шәхси йортлар һәм фатирлар янган. Янгыннар бер-бер артлы республиканың төрле төбәкләрендә килеп чыккан. Түбән Камада күп фатирлы йортның беренче катында өч бүлмәле фатир яна. Бәхеткә, корбаннар булмый. Янгын сүндерүчеләр 14 кешене коткарган, шуларның алтысы — балалар. Шул ук көнне Чаллыда да фатир яна. Ир-ат гәүдәсе табыла. Ул бүлмә уртасында кәнәфидә утырган. Әгерҗе районында янгын вакытында тагын бер ир-атны да шундый ук хәлдә табып алалар. Агач йорт тулысынча янып бетә. Янып үлүченең бирегә Яңа елны каршылау өчен Ижевск шәһәреннән килгәнлеге ачыклана.
4 гыйнварда Казанның Боевая урамындагы йортның сигезенче катыннан янгын вакытында кешеләрне алып чыгалар. Бәхеткә, барысы да исән.
Күп очракта янгыннар саксызлык сәбәпле килеп чыга. Сөрем газы яки төтен агулануга китерә. Янгыннарның күп өлеше шәхси секторга туры килә. Лениногорск районының Федотовка авылында бер ир һәм хатын-кыз янып үлгән. Азнакай районында бер ирнең, Чаллыда өлкән яшьтәге ир белән хатынның гомере өзелгән. Аларның гәүдәләрен йокы бүлмәсендә табып алганнар.
Ел әле башланды гына, ә янып үлүчеләр саны байтак инде. Янгын сүндерүчеләр уяулыкны югалтмаска, тәмәке тартканда һәм мич, электр приборлары белән эш иткәндә сак булырга чакыра.
Полина Лисина, Рәмзил Мирганов Татарстан яңалыклары.