Ана капиталы суммасы артты, бүгеннән Россиядә бала туу буенча түләүләр күләме үзгәрә. Аны инфляция дәрәҗәсеннән чыгып индексацияләделәр.
Әйтик, беренче бала туган өчен түләү хәзер 524 мең сумнан артык, икенчесенеке – 693 мең сум. Беренче балага ана капиталы алган гаиләгә 168 616 сум өстәмә түләнә. Бу акчаларны нинди максаатларга тоту мөмкинлеге исемлеге үзгәрешсез калды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, ананың тупланма пенсиясенә, 3 яшькә кадәрге балага ай саен бирелә торган түләүләр, инвалид балаларны адаптацияләү һәм социальләштерү өчен товарлар алуга тотарга мөмкин.