Бүгеннән башлап Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үзгәрә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Бүгеннән башлап Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үзгәрә

12.05.2020
Бүгеннән башлап Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үзгәрә

Кичә Россия Президенты Владимир Путин санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм гражданнарга, ил икътисадына ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Киңәшмәдән соң ул кешеләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең мөһим булуы белән тулысынча килешүен әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Владимир Путин эш көне булмаган көннәр режимының тәмамлануы турында игълан итте, бизнеска һәм балалы гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары турында сөйләде.

Новости СМИ2

Киңәшмә тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә сөйләп үткән чаралар турында фикерен әйтте. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, үз вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә Россия Covid-19 таралуга бәйле вәзгыятьне контрольдә тотты.

Кыска вакыт эчендә илдә коронавирус белән авыручылар өчен махсуслаштырылган ятаклар саны арттырылды, предприятиеләр, яңа санитар-эпидемиологик нормаларны исәпкә алып, эшләрен җайга салып җибәрделәр, гражданнар авыруны булдырмау чараларына игътибарлы булдылар.

«Бүген Россия Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм субъектлары башлыклары алдына яңа бурычлар куйды. Беренчедән, эш көне булмаган көннәр режимы тәмамланды. Без яңа юл картасына керәбез. Шул ук вакытта Владимир Путин билгеләп үткән югары әзерлек һәм илебез гражданнары иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенең мөһим булуы белән тулысынча килешәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, үз мөрәҗәгатендә дәүләт башлыгы балалы гаиләргә ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары турында да әйтте. «Кыска вакыт эчендә бу максатларга күп акчалар юнәлдереләчәк. Акчалар маткапитал аша биреләчәк, башка инструментлар да кулланылачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Новости СМИ2

Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә өстәм ярдәм буенча Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «мондый форма һәм мондый алымнар булганы юк иде әле». «Сүз бурычларны реструктуризацияләү турында гына түгел, субсидияләр турында да бара. Төп критерий — хезмәт коллективларын саклап калу», — диде ул. Үзмәшгүль эшкуарларга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үзизоляция режимы үзгәрәчәк. 12 майдан Татарстанда республика кешеләренә өйләреннән читтә йөрү өчен цифрлы смс-пропуск һәм эш урыннан белешмә кирәк булмаячак. Сәүдә объектлары эшләрен дәвам итәчәк.

«Икътисадны тергезеп җибәрергә кирәклекне без аңлыйбыз. Республикада күп предприятиеләр эшен дәвам итте, әмма эшчәнлекләре чикләнгәннәре дә бар иде, — диде ТР Президенты. — Чаралар йомшартылуга карамастан, гражданнарны яклау — безнең төп бурыч. Кешеләр урамнарга чыга алалар. Әмма иминлек таләпләре һичшиксез үтәлергә тиеш».

Новости СМИ2

«Россия Федерациясе Президентының бүгенге мөрәҗәгате бик мөһим. Безнең өчен дәүләт башлыгы субъектларга билгеләгән барлык вәкаләтләрнең сакланып калуы әһәмиятле. Без куелган бурычларны үтәү өчен ил җитәкчелеге алдында тулысынча җаваплы», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итә

12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итә

Идел буе федераль округында «Безнең Җиңү көне» марафоны дәвам итә

Россия төбәкләре «Җиңү Көне» җырын туган телләрендә башкарып «Җиңү диктанты» сайтына урнаштыра

Яңалыклар (10.02.20)

Яңалыклар (12.05.20)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+