Бүгенге “Тел сагында” сәхифәсендә сүз радиода әзерләнгән яңа радиоспектакль турында булыр.
Татарстан радиосында быел да Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берничә зур проект эшли. Аларның барысы туган телебезне таныту, популярлаштыру максатына хезмәт итә. Бүгенге “Тел сагында” сәхифәсендә сүз радиода әзерләнгән яңа радиоспектакль hәм аның туган телебезне саклауга керткән өлеше турында булыр.
Микрофон алды – үзе бер зур сәхнә. Ләкин биредә декорацияләр дә, костюмнар да юк. Актерлар фикеренчә, радиода спектакль уйнауның төп кызыгы да нәкъ менә шунда.
Актерлар үзләре радио студиясендә спектакль яздыру кайвакыт сәхнәдә роль уйнауга караганда да катлаулы икәнен яшерми. Сәхнәдән тамашачы артистның хис-кичерешләрен үз күзләре белән күрсә, радиоспектакльдә боларның барысын да тавыш аркылы җиткерергә туры килә.
Эфирдан спектакльләр тапшыру – Татарстан радиосының оешып киткән елларыннан килгән күркәм традициясе. Радиотыңлаучыларның дистәләгән буыны шулай театр сәнгатенә якынаеп, радио дулкыннары аша һәр өйгә килеп җиткән саф татар сөйләмен ишетеп үсә. Радиоспектакльләр милләтне тәрбияләүдә, агартуда әһәмиятле роль уйнап килде. Ләкин соңгы 10 еллыкта дәүләт театрларының спектакльләрен радиога язып алу туктатылды. Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе барлыкка килгәч, боз кузгалды. Татарстан радиосы 3 нче ел рәттән үз тыңлаучыларын яңа радиоспектакль белән шатландыра.
Галимҗан Ибраһимовның “Казакъ кызы”, Заһир Бигиевнең “Зур гөнаһлар”, Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”, Марат Кәбировның “Җир турында җыр” әсәрләре – комиссия ярдәмендә эшләнеп, радиотыңлаучылар яратып кабул иткән радиоспектакльләрнең кайберләре генә. Аларның һәрберсе татар әдәбиятын һәм сөйләмен популярлаштыруга, туган телебез мөмкинлекләрен үстерүгә хезмәт итә. Әдәбият дәресләрендә куллану өчен дә бер дигән ярдәмче. Бик тиздән язучы Вакыйф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар” әсәре буенча яңа радиоспектакль эфирга чыгачак.
“Шинельсез солдатлар” – Вакыйф Нуруллинны киң әдәби мәйданга алып чыккан уңышлы әсәрләренең берсе. Аның үзәгендә – Бөек Ватан сугышы чоры авылындагы хәлләр. Төп герой Равил атлы малайның хис-кичерешләре. Заманында әсәрне укучылар яратып кабул итәләр. Басылып чыккач та, алар төп геройда үзләрен, үз балаларын күрәләр. Күренекле әдәби тәнкыйтьчеләр дә уңай бәясен бирә.
Татарстан радиосы әзерли торган яңа радиоспектакль язучы иҗатына игътибарны тагын да арттырыр дигән өмет бар. Ә күпләрне балачакка алып кайта торган радиоспектакльләргә бүген дә ихтияҗ күп икән.
Соңгы елларда аудиоспектакльләр тыңлау культурасы тамырдан үзгәреш кичерде. Элек аларны өйдә, радиоалгычлар янында көтеп алып тыңласалар, бүген исә саф һавада йөргәндә, берәр эшне башкарганда, хәтта машинада барганда да тыңлаучылар күбәя. Чөнки мондый формат ял иттерә, фантазияне баета, фикерләүне үстерә. Аудиоспектакльләр аша хәтта чит телне өйрәнүчеләр дә бар икән. Димәк, бу форматның киләчәге һәм потенциалы зур.
Һәм тагын берсе – 5000нән артык язмага ия Татарстан радиосы фонды яңа әсәр белән байый. Монысына бәяне бары киләчәк буын гына бирә ала. Комиссия ярдәме белән әзерләнә торган радиоспектакльләр алга таба да үз игелекле миссиясен үтәүне дәвам итә.
Яңалыклар өчен Раил Садретдинов, Дамир Мөхәммәтханов, Ирек Хәмидуллин, Фәрит Җәләли.