Безнең халыкта “Арбаны-кыштан, чананы җәйдән әзерлә” дигән әйтем бар. Чирмешән районының Бәркәтә авылында да балаларның җәйге ялы турында бүгеннән кайгырта башлаганнар. Бу хакта тулырак сөйләшү өчен без бүген студиягә “Татарстан- яңа гасыр” хәрәкәтенең Чирмешән бүлегендәге яшьләр белән эшләү җитәкчесе Әлмир Жораевны чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.
Бүгенге сәхифә кунагы — Әлмир Жораев “Татарстан- яңа гасыр” хәрәкәтенең Чирмешән бүлегендәге яшьләр белән эшләү җитәкчесе.