Балтач районында татар җанлы, матур телле милләттәшләребез яшәгәнен беләбез. Татар телендә чиста, камил сөйләшүчеләр күбесенчә чыгышлары белән республикабызның шушы тирәдәге районнарында туып-үскән. Бүгенге “Күркәм эшләр эзеннән” сәхифәсе Балтач районы үзәгеннән ерак түгел урнашкан Чепья авылыннан әзерләнде. Бу җирлектә исә элек-электән төрле милләт вәкилләре бергә яши. Татулык сере нәрсәдә? Бу сорауга җавап — хезмәттәшем Ания Гыйбадуллина әзерләгән репортажда.