Бүген «Зөләйха күзләрен ача» сериалы экраннарга чыга. Россия телеканалы елның иң көтеп алынган премьерасын бүген, ягъни 13 нче апрельдә кичке сәгать тугызда күрсәтә башлаячак. Сериалның бер өлеше Казанда һәм Татарстанда төшерелде. Моның өчен Лаеш районында Чулман ярында агач йортлардан махсус авыл да төзелде. Фильм авторлары беренче чыганакларга сакчыл караган — бу хакта китап авторы Гүзәл Яхина сөйләде. «Зөләйха күзләрен ача» романы, Брайль телен дә кертеп, дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. Шулай итеп, фильмның премьерасын бүген кичке сәгать тугызда Россия каналыннан карарга онытмагыз.