Бүген язучылар берлегенең Тукай клубында, шагыйрә, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты, 6 китап, дистәдән артык җырлар авторы Галия Гайнетдинованың юбилей кичәсе була. Әле күптән түгел генә аның «Күңел — бакча» дигән китабы дөнья күрде. Әлеге чара кичке сәгать биштә башлана. Язучылар берлеге Тукай клубына рәхим итегез.