Бүген безнең төбәк Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә керүче чираттагы антициклон йогынтысына эләгә. Атмосфера басымы шактый артачак, явым-төшем туктала, температура фоны сизелерлек түбәнәя. Синоптиклар, әлеге антициклон монда 17 февральгә кадәр хакимлек итәр дип фаразлый.
Бүген явым төшемсез, җил төняк-көнчыгыштан секундына 10 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 18 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана.