Профессиональ бәйрәмнәрен бүген янгын сүндерүчеләр билгеләп үтә. Халыкара дәрәҗәсендә ул бүген үткәрелә. Бу көнне бөтен дөньяда хезмәт бурычын үтәгәндә гомерләрен биргән кешеләрне дә искә алдылар.
***
Дәүләт янгын күзәтчелеге бу көннәрдә пилотсыз авиацияне куллана. Махсус янгынга каршы режим бозучыларны күзәтеп тору өчен. Хәл хәзер киеренке, коры-сары һәм чүп-чар яну саны шактый арткан. Татарстанда чикләүләр 15 майга кадәр гамәлдә була. Учаклар ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, урман янындагы торак пунктларда шашлыклар кыздыру тыела. Бер тәртип бозучыны, пилотсыз очкыч ярдәмендә тоттылар инде.