Россия Президенты Владимир Путин бүген РФ Куркынычсызлык советы әгъзалары белән киңәшмә уздырачак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковның сүзенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Путин бүген Ново-Огаревта эшли, ул Россия Куркынычсызлык Советының даими әгъзалары белән видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырачак. Шулай ук аның берничә очрашуы планлаштырылган, шуларның берсе — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән», — диде Песков.
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар уза. 30 августта, Республика көнендә Кремль яр буенда зур концерт узачак. Концертта Валерий Сюткин, Dabro төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме булачак. Классик музыка яратучылар өчен мәйданчыкларның берсендә ачык һавада «Казанская осень» X опера фестивале күрсәтеләчәк. Ә тантаналы кичә бәйрәм концерты һәм салют белән тәмамланачак.