Бүген Ватан геройлары көне. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
“Бу бәйрәм төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләрендә ихлас тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне – Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды.
Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерлары безнең өчен батырлык һәм кыюлык, үз-үзеңне аямыйча туган илгә хезмәт итү үрнәге булып тора. Ватан Геройлары турында якты истәлекләрне кадерләп саклау, исәннәрен һәрчак игътибар үзәгендә тоту – безнең буынның өстенлекле тарихи максаты, варислар алдындагы олы бурычы”, — диелә Рөстәм Миңнехаоның мөрәҗәгатендә.