Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан секундына 20 метрга кадәр көчле җил булуы турында кисәтү ясалды. Шулай ук урыны белән яшенле яңгыр, боз, томан көтелә. Бүген көндез 24-29 градус җылы булачак. Искәртеп узабыз, хәзер Татарстанда урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе гамәлдә.