Томан, буран һәм 30 градуска кадәр салкын көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә күк йөзе аязырга мөмкин. Кар фаразлана, урыны белән юеш кар да яварга мөмкин. Кайбер районнарда, шулай ук Казанда томан, буран көтелә, көндез юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Көньяк-көнчыгыштан көчле җил исә, вакыты белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Төбәк юларында бозлавык, көндез урыны белән кар көртләре булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -17..-22 градус салкын, көнчыгыш районнарда -25..-30 градус. Иртән бераз җылыта.