Яңа уку елы башлану һәм Белем көне белән укучылар, студентлар, укытучылар, ата-аналарны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да котлады.
“Беренче сентябрьдә Татарстанның мең ярым мәктәбе 467 меңнән артык балага үз ишекләрен ача. Ә 55 219 беренче сыйныф укучысы мәктәп кыңгыравын тәүге тапкыр ишетә. Һәр бала һәм әти-әни өчен бу – дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга, чөнки алда аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә.
Яңа уку елы барлык мәктәп һәм көллият укучыларына, техникум һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар һәм шатлык китерсен, ә аларның укытучыларына эш нәтиҗәләре белән канәгатьләнү бирсен!” – диелә Илсур Һадиуллинның котлавында.