Бүген Татарстанда һава температурасы 13 градуска кадәр күтәреләчәк. Республикадагы быелгы һава нәтиҗәсендә кайбер урыннарда су басу күренешләре күзәтелә. Ләкин шул ук вакытта гидрологик вәзгыят тотрыклы. Елгалардагы су биеклеген коткаручылар күзәтеп тора. Әлегә бу күрсәткечләр куркыныч тудырмый. Иң зур күрсәткеч Кайбыч районныда- Гөбнә елгасының суы 74 сантиметрга күтәрелгән. Шулай ук Алексеевск районындагы Кече Чирмешән елгасында да су күтәрелүе күзәтелә. Исегезгә төшерәбез, әгәр су йортыгызга килсә, республикада бердәм номер гамәлдә — стационар телефоннардан 063кә шалтыратыгыз, экранда күрсәтелгәне буенча- кәрәзле телефоннан шалтыратырга мөмкин.