Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шул уңайдан республика халкын президент Рөстәм Миңнеханов котлады.
“Республикабызның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырган нормаларның эчтәлегенә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үзенчәлекле мәгънә төсмерләре өстәлә.
Күп еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора, социаль-икътисадый казанышларның, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә.
Республикадагы иҗтимагый-социаль тотрыклылык нигезе милләтләрнең һәм социаль төркемнәрнең Төп законыбызда билгеләнгән үзара тигезлегенә корыла. Конституция нормаларыннан тайпылмыйча, республиканың хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхсән җаваплылык тоеп, без алга таба да Татарстанның үсешен, алгарышын, кешеләрнең тормышын яхшыртуны тәэмин итәрбез дип ышанам, — диелә президент Рөстәм Миңнехавның мөрәҗәгатендә.