Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады

07.02.2023
Бүген-Россия флагы көне

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне – төрле милләттә һәм диндә булган кешеләрне Татарстанның күпгасырлык тарихын ихтирам итүдә, республиканың бүгенге казанышларын саклауга һәм арттыруга уртак омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.

Новости СМИ2

Дөньяда элек-электән илләр һәм аларның төбәкләре үзенчәлекләрен чагылдыра, гражданнарны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный торган өч рәсми символ – Дәүләт флагы, Дәүләт гербы һәм Дәүләт гимны – яшәп килә. Иҗтимагый-сәяси тормышта бу атрибутларның әһәмияте бәһасыз, чөнки граждан булып формалашу, Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булу нәкъ менә аларга хөрмәт белән караудан башлана. Шуңа күрә дә дәүләт символлары закон дәрәҗәсендә ышанычлы яклана, массакүләм ватанпәрвәрлек, спорт, белем бирү чараларында киң кулланыла.

Татарстанның бүгенге символлары вакыт сынавын узды, җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә, милләт һәм дәүләт бердәйлегенең мөһим факторына әйләнде. Татарстан Республикасы Гербы моннан утыз бер ел элек, 1992 елның 7 февралендә, расланды һәм Флаг, Гимн кебек үк республикабыз халкын берләштерә.

Идел буе болгарларының борынгы геральдика символларын нигез итеп алган филолог Н.Ханзафаров, монументалист рәссам Р.Фәхретдинов – бүген Татарстаннан читтә дә билгеле булган гербны иҗат иткән авторлар. Алар бу эшне күпмилләтле Татарстанның төп символын булдыруга үз өлешен керткән фикердәшләре белән бергә башкарган. Кояш түгәрәге җирлегендә урнашкан, янтавында калканы булган канатлы горур барс халкыбызның тормышын саклый һәм уңыш, игелекле гамәлләр, уңдырышлылык һәм алгарышны гәүдәләндерә. Гербның төсләре шулай ук тирән мәгънәгә ия: алтын – нәфислек, матурлык, җир асты байлыклары төсе; яшел – яңарыш, торгызу; ак – ниятләр сафлыгы; кызыл – җитлегү, көч-куәт һәм яшәү ныклыгы төсе.

Ышанам ки, Республика Гербы татарстанлылар өчен алга таба да Ватанга карата горурлык һәм мәхәббәт хисе уята, югары хезмәт, фәнни һәм спорт казанышларына илһамландыра, ата-бабаларыбызның традицион рухи-әхлакый кыйммәтләренә тугры булып калуны чагылдыра торган изге символ булачак. Бүген безнең бөек илебез кичергән авыр чорда бу бигрәк тә мөһим. Шушы истәлекле көндә сезгә тынычлык, игелек, бәхет һәм иминлек телим!» диелә котлауда.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (01.12.22)

Яңалыклар (7.02.23)

Хәерле көн, Татарстан! (06.05.20)

Хәерле көн, Татарстан! (7.02.23) Батулла дәресләре

Парламент хәбәрләре

Парламент хәбәрләре

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+