Шул уңайдан республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат, полиграфия тармагы хезмәткәрләрен, ветераннарны котлады.
Бүген — Татарстан матбугаты көне
Үзенчәлекле, бай тарихлы журналист, репортер, хәбәрче һөнәре җәмгыять өчен һәрвакыт кирәкле, гаять әһәмиятле булды. Татарстанның гаммәви хакимият органнары, ачыклык һәм хәбәрдарлык принципларына нигезләнеп, озак еллар дәвамында барлык массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Тирәнтен аналитик мәкаләләр, күңел ачу, фәнни, танып белү тапшырулары, мәдәни-агарту, балалар өчен программалар – Татарстанның һәр массакүләм мәгълүмат чарасының рәхмәтле үз укучысы, караучысы, тыңлаучысы бар.
Россия Федерациясендәге бүгенге вәзгыятьне игътибарга алып, төрле ялганга, фейкларга, ачыктан-ачык провокацияләргә каршы тору аеруча әһәмиятле булып тора. Шушы глобаль мәгълүмати каршылыкта сез – безнең иң төп таянычыбыз, — диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.