Бүген Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы узачак. Анда республика президентын һәм муниципаль Советлар депутатларын сайлау нөне билгеләнәчәк. Депутатлар шулай ук узган елгы бюджет үтәлеше һәм гражданлык җәмгыятен үстерү турында иҗтимагый палата докладларын тыңлаячак. Көн тәртибендә бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, табигый байлыклар һәм юл хәрәкәтен оештыру турындагы мәсьәләләр дә бар.