Көн тәртибенә якынча 20 мәсьәлә кертелде. Шуларның берсе — төбәкләрнең дәүләт символларына хөрмәт белән карамаган өчен җаваплылык турында закон чыгару инициативасы.
Шулай ук депутатлар Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга өченче бала туганнан соң авыл җирендә яшәүче хатын-кызларган социаль түләүләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Мондый инициатива Татарстанда гамәлдә инде. Бу утырыштан соң көзгә кадәр парламент каникуллары башлана.