Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча җиде район җитәкчесе белән Апаста очрашу үткәрә. Чарада катнашучы районнарның мәгариф һәм милли мәдәният өлкәсендә башкарган эшләренә анализ ясау планлаштырыла.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары белән очрашуда Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары башлыклары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узганнан соң, комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов район башлыклары белән җитди сөйләшүләр алып бара. Исегезгә төшерәбез, 12 августта Марат Әхмәтов 11 район җитәкчелеген Арчада җыеп сөйләшкән иде.