Бүген бөтен дөньяга танылган Сталинград сугышының 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Бу көннәрдә 80 ел элек безнең армия, фашистларның һөҗүмен кайтарып, немец гаскәрләрен чолганышта калдырды. Тарихчылар әйтүенчә, әлеге бәрелеш, Бөек Ватан сугышында гына түгел, ә бөтен Икенче бөтендөнья сугышында борылыш ясаган.
Татарстанлыларны бәйрәм белән республика премьер-министры Алексей Песошин котлады.
«Бу көнне безнең һәрберебез фронтта сугыштан әйләнеп кайтмаганнарга, тылдагы иң зур хөрмәткә – безнең өчен ббатырлык үрнәге булган ветераннарга, фидакарь хезмәт куйганнарга, хөрмәт күрсәтә. Сталинград сугышы безнең хәтердә үлемсез батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символы булып калачак», — диелә Алексей Песошинның котлауында.