Гадәттән тыш хәлләрдә уяулык күрсәтәләр. Бүген Россиядә кинолог көне билгеләп үтелә.
Бүген Россиядә Кинолог көне билгеләп үтелә. Безнең иҗат төркеме гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы коткаручысы-кинологы белән очрашты. Бу һөнәр ияләренә нинди сыйфатлар хас, алар нинди бурычларны үти? Киләсе репортаж шулар хакында.
Бәлага очраган кешене коткарып калырга кирәк. Бу өрү шуңа ишарә. Шартлы рәвештә берәү бетон блогы астында калган. Кинологлар мондый күнегүләрне көн саен үткәрә. Этләр һәрчак әзерлектә булырга, уяулыкларын югалтмаска тиеш. Гретта кушаматлы эт куелган бурычны тиз арада үти, кинолог максатына ирешә.
Святослав Яковлев коткаручы булып җиде ел элек, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасына күчкәч, эшли башлый. Святослав дүрт аяклы дустын кечкенәдән өйрәтә, уртак телне тиз табалар.
Эт белән дуслык тиздән һөнәри эшчәнлеккә алып керә. Хайваннар белән эшләргә хыялланган коткаручы техник югары уку йортына укырга кергәч, эт аерылгысыз дустына әйләнә.
Аерылгысыз дуслар-Россиянең иң яхшы коткаручылары. Гадәттән тыш өч йөздән артык очракта кешеләрне коткарып калганнар. Татарстан кинологлары ярдәме кирәк булган иң зур аварияләрнең берсе – Ижевскийда күп катлы торак йортта көнкүреш газы шартлап, йортның җимерелүе була.
Безнең белән сөйләшкәч, коткаручылар кабат мәҗбүри эшкә – күнегүләргә тотынды. Иң катлаулы хәлләргә һәрчак әзер булып торырга кирәк бит.
Валентина Васильева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.