Бүген Россия матбугаты көне. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.
“2021 ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бу – киң аудиторияне шушы халыкларның тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, тел байлыгы, күпгасырлык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру өчен гаять бай мәгълүмат чыганагы.
2021 ел шулай ук 8 нче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау елы да. Алда безне күпсанлы иҗтимагый һәм спорт чаралары, халыкара форумнар, конференцияләр көтә. Пандемияне исәпкә алып, әлеге вәзгыятьне яктырткан сыйфатлы һәм оператив материалларга ихтыяҗ бар. Медицина хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен, дәүләтнең социаль ярдәм чараларын һәм аның бизнеска ярдәм итү юлларын объектив һәм үз вакытында аңлатуыгыз бик кирәк”, — диелә Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.