Бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең бишенче көне. Беренче көннәрдән үк татарстанлылар активлык күрсәтте. Участокларларга килүчеләр үзләре дә куркынычсызлык чараларын игътибар белән өйрәнә. Бу җәһәттән дин әһелләре тавыш бирүгә килүчеләр өчен сәламәтлекне саклау чаралары куелышыннан канәгать. Сайлау өчен халык мобиль участокларга да йөри. Тавыш бирүдә беренче июльгә кадәр катнашырга мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Диана Василова. Ренат Сахибгәрәев.