Бүген-Россия флагы көне. Татарстан халкын бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Россия триколоры төсләрендә безнең күпмилләтле халкыбызның тормыш-яшәешен раслый торган принциплары: фикерләр хаклыгы, намуслылык, батырлык, намус, ирек һәм гаделлек идеяләренә тугрылык чагылдырылган. Флагны күтәрү белән барлык мөһим вакыйгалар билгеләп үтелә. Яңа уку елы илнең барлык мәктәпләрендә һәр атна Дәүләт флагын күтәрү һәм ил гимнын башкару тантанасыннан башланачак. Россия Федерациясенең Кызыл дәүләт флагына карап, һәркем Ватан өчен горурлык хисен кичерсен, дип теләде парламент җитәкчесе.