Бүген рамазан-шәриф аеның 8 нче көне. Бу айда мөселман халкы изге гамәлләр кылып, берсен-берсе сөендерергә ашыга. Елдагыча республика район-авыллары мәчетләрендә тәравих намазлары, ифтар ашлары үтә.
Быел Казанда ифтарлар 48 мәчеттә уза. Республика ифтары Казанда 29 нчы мартка билгеләнгән. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12 мең кеше көтелә. Бу елдан башлап, республика ифтары федераль статуска ия .
Шулай ук Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны да старт алды. Республика Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм күрсәтүне дәвам итә, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән, тәэмин итә.
Шулай ук, бүген 18 нче мартта, православие динен тотучыларның Бөек посты башлана — Ул 40 көн – ягни 4 нче майга кадәр дәвам итә.