Бүген православие динен тотучылар крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Узган төндә Крещение коенулары башланды. Раифа күлендә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл суны изгеләндерү йоласын башкарды.
Барлык коенучылар санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, арада метр ярым дистанцияне тотты. Коткаручылар алдагы өч көндә махсус җиһазландырылган урыннарда гына коенырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Анда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре һәм медицина хезмәткәрләре кизү тора. Боның калынлыгы коену өчен күбрәк урын ясарга мөмкинлек бирде, Казанда 4 мәйданчык, ә республикада барлыгы 115 коену урыны җиһазландырылган.