Бүген Пекиндагы Олимпиадада тугыз комплект медаль уйнатыла. Моннан тыш Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча кыска программа уза.
Анда якташыбыз Камилә Вәлиева чыгыш ясый. Күчмә Арбитраж суды халыкара олимпиада комитетының Камиләне читләштерү апелляциясен кире какты һәм фигуристканы аклады. Камиләнең шәхси беренчелектә катнашуын дәвам итә алуына без бик шат, Олимпиадада җиңүен телибез.Турыдан-туры трансляция көндезге бердә башлана.