Көн тәртибенә якынча 25 мәсьәлә кертелде. Халык ышанычлылары сәламәтлек саклау, мәдәният һәм мәгариф оешмаларында хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре турында халык алдында хисап тота. Иҗтимагый палата җитәкчесе Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларының үсеше турында сөйләячәк. Шулай ук парламентарийлар гамәлдәге берничә республика законына төзәтмәләр кертергә җыена. Ә көн тәртибенең төп темасы — республика Хөкүмәтенең узган елга хисабы.