Татарстан Язучылар берлеге бинасында яшьләр иҗаты буенча сөйләшү һәм Казанның Татар китабы йортында «Яңа исем» остаханәсе утырышы булып үтте. Әдәбиятта үз исемен ишеттерергә теләгән яшьләр «Бүген нәрсә язасың?» дигән темага фикер алышты. Остаз – язучы, әдәбият белгече, журналист, тәрҗемәче Ландыш Әбүдәрова. Утырыш ачык форматта үтте, һәм һәркем катнаша алды.
Бүгенге көн татар әдәбиятенә килүче яшьләр бармы? Әдәбиятта үз исемен ишеттерергә теләгән яшьләр-алар нинди темага иҗат итәргә телиләр? Яңа әсәрләр басыламы? Һәм башка шундый сорауларга Татарстан Язучылар берлеге бинасында һәм Казанның Татар китабы йортында җаваплар эзләделр.
Әйтеп үтү урынлы булыр, «Идел» журналы каршында «Яңа исем» иҗат лабораториясе старт алган иде. Ул башлангычта ук әдәби мәктәптә каләм чарларга 60 ка якын яшь язучы теләк белдергән иде. Алар 4 остазга беркетелеп, ике ай дәамында шәхсән шөгыльләнде.Бу көннәрдә инде әзер иҗат белән остаханә утырышлары дәвам итә. Алар – ачык форматта узды.
«Яңа исем» остаханәсе – татар әдәбиятында моңарчы билгеле булмаган яңа исемнәрне барлау максатында оештырылды. Әлеге проектны ТАТМЕДИА Акционерлык Җәмгыяте, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты тормышка ашыра.