Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының гала-концерты була. Чарада Татарстан Респупбликасы һәм Мәскәү шәһәре җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Тамаша Мәскәүдә традицион Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелә. Быел чаралар ТАССР оешуга 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. 7 көн дәвамында барган Татарстан мәдәнияте көннәрендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы әләменә тантаналы рәвештә Мәскәү гербы беркетелде,Татарстанның халык шагыйрьләре белән иҗади очрашулар узды. Бүгенге гала-концерт Мәскәү Халыкара музыка йортында кичке сәгать 6да башлана.