Бүген мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел. Безнең алтын фондта сөекле җырчыбыз башкарган йөзләгән әсәр, аның иҗатына багышланган тапшырулар саклана.
Татарстан радиосында Фәридә Кудашева җырлары атналыгы бара. Әйтик, бүгенге “Пар канатлар”,”Татарстан дулкынында” тапшырулары да кабатланмас моңлы җырчының иҗатына багышлана. Атна дәвамында радио дулкыннарында Фәридә Кудашева язмасында композиторлар әсәрләре, татар, башкорт халык көйләре яңгырап торачак. Җырчының юбилеена багышлап Башкортостан радиосы әзерләгән тапшыру, шулай ук Фәридә Кудашева башкарган җырлардан төзелгән ял концерты да радиотыңлаучыларның күңеленә хуш килер дип өметләнәбез. Әлеге программалар “Татарстан авазы” интернет радиосында да кабатлап тапшырыла.