Әссәлемегаләйкем вә рәхмәтуллаи вә бәрәкүтәхү.
Бүген мөселман календаре буенча Шәгъбән аеның беренче көне. Дин әһелләре аны Аны корьән ае дип тә йөртлә. Элекке заманда бу айда Коръәнне аеруча күп укый торган булганнар.
Пәйгамбәребезнең салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Шәгъбан — минем аем, рәҗәб ае — Аллаһы Тәгаләнең ае, рамазан исә — өммәтемнең аедыр”, — дигән.
Казанда 24 мартта Татарстан мәдрәсәләре һәм мөселман югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәрелә. Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап уздырыла. Олимпиада милли үзаң формалаштыруга ярдәм итү; талантлы яшьләрне барлау; татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнүне пропагандалау; студентларны эзләнү-тикшеренү эшенә тартуны максат итеп куя. Катнашырга теләүчеләр 20 мартка кадәр экранда күрсәтелгән адреска гариза җибәрергә тиеш.
**********
Диния Нәзарәте Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен белем күтәрү курсларын үткәрде. Ике көнлек дәресләр алу өчен республиканың барлык төбәкләреннән мөхтәсибәт һәм казыятләр башлыклары җыелды. Дәресләрне Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев һәм башка белгечләр укытты. Имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнде
*****
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Татарны олы милләт иткән зыялылар – безнең хәтеребездә!” дип исемләнгән фәнни-гамәли чара узды. Анда Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең җитәкчесе булып эшләгән Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алдылар.
Узган гасырның 90-нчы елларында дини күтәрелешнең башында торган, күпләгән дини биналарны кайтаруда һәм шәкертләр тәрбияләүдә катнашкан, фидакарьлеге белән аерылып торган Исхак хәзрәт Лотфуллинны искә алу чарасына аның белән күп еллар бергә эшләгән хәзрәтләр, аның шәкертләре, гаиләсе җыелды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев да булды. Искә алу чарасын мәдрәсәнең директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды.
*****
Мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин белән очрашты. Мәскәүнең тарихи (татар) мәчетен реконструкцияләүгә, таш салуга һәм Түбән Новгородтагы ярминкә мәчетен торгызуга аерым игътибар бирү турында да сүз кузгалтылды.
****
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды вәкилләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә булды. Чит ил кунаклары Казанга “Зәкят” хәйрия фонды һәм “Ярдәм” фонды мохтаҗларын көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен килде. Хәйриячеләр шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Балтач районының Борбаш авылындагы малайлар пансионатына да сәфәр кылды.
**** Изге китапларда язылганча ,җомга көнендә дога кабул булачак вакыт бар. Җомгаларыбыз мөбарәк, догаларыгыз кабул булсын дип бүгенге чыгарпылышыбзны тәмамлыйбыз.